Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Китап киштәсе янында" дигән очрашу үткәрделәр. Китапханәче Хәсәнова Е.В. яңа китаплар, чарада катнашучыларның яраткан язучыларының басмалары, шулай ук лаексыз онытылган кайбер китаплар турында сөйләде, аз билгеле, ләкин лаеклы әсәрләр укырга киңәш итте. Укучыларга хәрби тематикалы әсәрләр һәм тарихи романнар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлый алдылар. Чарада Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее хезмәткәре М.М. Хәсәнов катнашты. Ул чарада катнашучыларны Чәбия Чүрчи авылы тарихының аз билгеле фактлары белән таныштырды.