ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

        Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар, ир –атлар өчен музыкаль күңел ачу кичәсе- «Бәйрәм белән сезне ир-егетләр». Конкурс 2 команда арасында үткәрелде - «Ракета»һәм "Катюша". Командалар көч сынаштылар, җитезлек, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр, тәкъдим ителгән биремнәрне җиңел башкардылар. Ахырда командалар призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

        23 февральдә Урта Нырты авыл клубында Нурзадә Вәлиуллинаның бәйрәм концерты булды. Ике сәгатьлек концерт программасы сизелми дэ үтеп китте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җаваплылыгы һәм кызыксынуы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан җылы, дустанә атмосфера урнашты. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      Безнең Урта Нырты авылында " Тукэр «чишмәсе бар, җирле халык аны Тере су хәтта Изге чишмә дип атый. Кем бу суны бер тапкыр сынап карады, чын тере су тәмен хәтерли! 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

    Урта Нырты авыл клубында "Ягез эле, егетләр!"бәйгесе үткәрелде, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан. 23 февраль — чын ир-атларның искиткеч бәйрәме, һәм алар хезмәт итүчеләр генә түгел. Чын ир — ат үз вәгъдәләрен үти, яклый һәм көчсезрәк кешеләргә ярдәм итә. Ир-атның ничә яшьтә булуы мөһим түгел, иң мөһиме — ул ир-ат! Алып баручы барлык ир-атларны бәйрәм белән котлады. Ир-атлар өчен бильярд буенча осталык, зирәклек, чыдамлык буенча ярышлар уздырылды.  Җиңучелэр һәм катнашучылар истэлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

   23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар бәйрәме. Һәркем күңелендә Ватан сакчысы.  Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында  бәйрәм концерты үткәрелделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

            Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен патриотик дәрес үткәрде. «Һәр ил үзенең геройлары белән горурлана». Нәкъ менә бу кешеләр мисалында яшь буын тәрбияләү кабул ителә. Безнең Ватан-геройлар арасында Советлар Союзы Геройлары якташыбыз- Иван Сергеевич Башкиров та бар . Иван Сергеевич Башкиров батырлыклары истәлегенә карата чарада катнашучыларга "Безнең якташларлар  – Советлар Союзы Геройлары" китабыннан өзекләр укылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

       Физкультура белән шөгыльләнү — файдалы, ә күңелле физкультура-икеләтә. Чөнки спорт белән шөгыльләнүнең һәр минуты кешенең гомерен бер сәгатькә, ә күңелле спорт белән ике сәгатькә озайта. Урта Нырты авыл клубында «Күңелле эстафета»спорт ярышлары узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга безнең авылның озын гомерле кешеләре турында сөйләделәр, шулай ук биредәге тарих, авылның ничек барлыкка килүе, истәлекле урыннар турында сөйләделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

17
февраль, 2023 ел
җомга

     "Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр" елына карата , халкыбызның яшь буынга җиткерү максатыннан,  "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары өчен, Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире «Татар киемнәрендә татар бизәкләре» дигән мәдәни дәрес үткәрде .  Дәреснең темасы озын балтырлы күн аяк киеменең иң таралган төре читек иде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

     Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире башлангыч сыйныф балалары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган « Юл билгеләре серләре» дәресе үткәрде . Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең ничек барлыкка килүен, беренче светофор кайчан һәм кайда уйлап табылуын белделәр, Светофорның өч төсе нәрсә аңлатканын белделәр

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International