"Күңелләрдә дулкыннар" иҗади очрашу кичәсе

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз  Рушания Габбасованың – "Актым чишмә буенда" китабы басылып чыгу уңаеннан оетырылган, автор белән очрашу –иҗат кичәсе булып узды. Әлеге китап туган як тарихына багышлана. Кичә барышында аның шигырьләрен хезмәттәшләре, дуслары укыды, шулай ук аның шигырьләренә язылган  җырлар башкарылды. Шагыйрә туган як табигате, җанлылык, тормышка мәхәббәт темасына күп шигырьләр яза,  авыл темасы язучыны аеруча борчый, ул кояш чыгуга, яңа көннең тууына соклана, тынычлык һәм яхшылык тели. Очрашу кешеләрнең күңелендә шатлыклы хисләр, тормыш, яшәү, кешеләргә хас булырга тиешле яхшы сыйфатлар  турында җылы уйланулар калдырды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International