Рус фольклоры дөньясына чуму өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә Завод Нырты авылында яшәүче иң өлкән әби , Попонина Марусяга бардылар. Аның кызы, Попонина Елена балаларга әлеге авыл тарихы турында сөйләде. Чөнки элек, сугышка кадәр үк, биредә 765 кеше яшәгән, бүгенге көндә рус телле халык саны 7 кеше тәшкил итә. Лена апа элек Русьтә ничек исәнләшүләре һәм кунакка йөрүләре турында сөйләде. Аннан соң балаларны Русьнең гореф-гадәтләре, элек нинди бәйрәмнәр булган һәм аларны ничек билгеләп үткәннәре белән таныштырды.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар.
Олы Нырты җирлеге мэдэният хезмәткәрләре авыл балалары хэм кунакка кайтучы балалар өчен Саба буйлап бик куңелле экскурсия оештырдылар.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Чәбия Чүрчи авылы халкы өчен “капка төбендә утырулар»дип исемләнгән кичке уен оештырылды
Чәбия Чүрчаи авыл клубында «фольклор көне» үткәрелде. Әлеге чарага Олы Нырты авылында яшәүче Галиуллина Раилә чакырылган иде. Ул үзенең шигырьләрен укыды. Барлык катнашучылар да «Наза», «Йозек салу», «5 Парлы» халык уеннары уйнадылар, биеделәр.
Олы Нырты авыл җирлегенең Урта Нырты авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре алып барыла.
Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Эдэби алан" , "әдәби аланга сәяхәт" проекты кысаларында Олы Нырты авыл җирлеге балалары өчен бәйрәм үткәрделәр.
Бәйрәм Әкият геройлары - Убырлы, Шүрәле белән тамаша белән башланып китте. Буратино балалары белән бергә урланган Убырлы һәм Шүрәле китапларын кире кайтару өчен сорауларга җаваплар эзләделәр. Нолик фокуслар күрсәтте, аларны чарада катнашучылар кызыксынып күзәтте. Соңыннан балалар төрле уеннарда актив катнаштылар. Һәр бала бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән бергә, Кукмара районының Ятмас – Дусай авылында урнашкан “ Күз” чишмәсенә сәяхәткә бардылар. Шундый матур табигатьле урында урнашкан чишмәнең суын балалар эчеп карадылар, үзләре белән дә алдылар. Үзенең шифалы суы белән дан тоткан “ Күз” чишмәсе янында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «яраткан һәм туганнар белән» - рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр бала үз гаиләсен - әтисен, әнисен, әбисен, бабасын, абыйсын, апасын шатланып ясаган. Шулай ук «Ныклы гаилә –көчле Россия» проекты кысаларында күп балалы Зыятдиновлар һәм Кузницовлар гаиләләрендә булдылар. Аларны бәйрәм белән котладылар, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. Шулай ук һәр баланың яраткан гаиләсе булуын да телисе килә.
Олы Нырты авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре һәм балалар "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясенә кушылдылар. Батырланы бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.