«Рус фольклоры дөньясы»

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

 Рус фольклоры дөньясына чуму өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә Завод Нырты авылында яшәүче иң өлкән әби , Попонина Марусяга бардылар. Аның кызы, Попонина Елена балаларга әлеге авыл тарихы турында сөйләде. Чөнки элек, сугышка кадәр үк, биредә 765 кеше яшәгән, бүгенге көндә рус телле халык саны 7 кеше тәшкил итә. Лена  апа элек Русьтә ничек исәнләшүләре һәм кунакка йөрүләре турында сөйләде. Аннан соң балаларны Русьнең гореф-гадәтләре, элек нинди бәйрәмнәр булган һәм аларны ничек билгеләп үткәннәре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International