Рәсем конкурс- "Гаилә- ул җылы учак"

2022 елның 8 июле, җомга

Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «яраткан һәм туганнар белән» - рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр бала үз гаиләсен - әтисен, әнисен, әбисен, бабасын, абыйсын, апасын шатланып ясаган. Шулай ук «Ныклы гаилә –көчле Россия» проекты кысаларында күп балалы Зыятдиновлар һәм Кузницовлар гаиләләрендә булдылар. Аларны бәйрәм белән котладылар, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. Шулай ук һәр баланың яраткан гаиләсе булуын да телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International