ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

18 июльдә «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Ә җырларым һаман яшь килеш» хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы күңелле булды. Программада халык җырлары, матур шигырьләр яңгырады,  халык милли уеннары уйналды. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында су күтәрү манарасын урнаштыру буенча әзерлек эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән ТКХ МПП» АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре өр-яңа проект буенча «Гомерләр кайтавазы» дигән эш башладылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге Шеморданское СП

Ирләр командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Турнир нәтиҗәләре буенча «Яшлек» командасы беренче урынны яулады. Команданы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлеге зиратында чираттагы өмә узды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

14
июль, 2023 ел
җомга

12 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Иван-Купала көненә багышланган «Волшебство Купальской ночи» күңел ачу программасын оештырдылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге Шеморданское СП

12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

8 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме төрки халыкларның традицион халык-ара «Чатыр тауда җыен-2023» дигән халык иҗаты фестивалендә катнашты

Тэги: Шеморданское СП

8
июль, 2023 ел
шимбә

8 июль - гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы унайдан 7 июль көнне  "Яшьлек" яшьләр үзәге гаиләләр өчен "Күңелле старт" уеннарын үз эченә алган бик матур бәйрәм чарасы оештырды. 

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП

6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы урман аланында «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. 

Тэги: Шеморданское СП

Озерная урамы буенча Шәмәрдән авыл җирлегендә юл эшләре бара

Тэги: Шеморданское СП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International