«Гомерләр кайтавазы» проекты

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре өр-яңа проект буенча «Гомерләр кайтавазы» дигән эш башладылар. Төбәкнең тарихын, данлы үткәнен барлап, яшьләргә тапшырып калдыру максатыннан, өлкән буын вәкилләре белән очрашып, истәлекләрен яздырып алу, онытылып баручы йолаларны торгызу, туган төбәккә багышланган халык авыз иҗатын туплаудан гыйбарәт булган чара бу.  Беренче тукталыш - гомерләрен мәктәп белән бәйләгән дәрәҗәле шәхесләр - Әбсәләмова Алсу Фазлый кызы һәм Кәримова Мәшүдә Шәйхетдин кызы яшәгән урамда булды. Күп истәлекләр тупланганнан соң, яшьлек җырлары яңартылды, хәтта ул чорларның данлыклы вальслары башкарылды. Буыннар бәйләнеше менә нәкь шундый кичәләр белән үрелсә генә, нәтиҗәле була. Һәркем яхшы кәеф, якты хисләр белән таралды. Киләсе тукталыш - сишәмбе көнгә - 18 июльгә 103 яшен түгәрәкләп килүче Тайфә әби - яшәгән Фрунзе урамында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International