ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

3 декабрьдә Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин дөньяны яратам» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән спектакль, әкият геройлары, костюмнар, музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына күңел җылысын, мәхәббәтләрен һәм иҗатларын чын күңелдән бүләк иттеләр. Балалар табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, шаян биремнәр үтәделәр. Аннары бер тату гаилә сыман, балалар чәй мәҗлесе вакытында бер-берсе белән аралаша алдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Халыкара Әниләр көне уңаеннан мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре һәм хатыннары өчен чара уздырылды. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев һәм Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина чыгыш ясадылар. Чара уңайлы атмосферада узды. Әлеге чәй эчү мобилизацияле гражданнарның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту йөзеннән оештырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Бу ел безгә иң яхшысын гына китерсен!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

     Шәмәрдән авыл җирлегендә гомер итүче Тайфә әби Лотфуллина үзенең 102 яшен тутырды. Тайфә әбине Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гәйнетдинова тәбрикләде.

     Лотфуллина Тайфа Лотфулла кызы, 20.11.1920 елда Арча районының Ашабаш авылында туган. Лотфуллина  сугыш вакытында Арча районының Ашабаш авылы колхозында бригадир булып эшли. Тайфә Лотфулла кызы лаеклы ялга Шәмәрдән урта мәктәбеннән китә, 40 елдан артык эш стажы бар. Тайфә әби Җиңү көненә барлык юбилей медальләре белән бүләкләнгән,  Хезмәт ветераны.  Сигез бала табып, 14 онык  һәм 20 оныкчык  тәрбияли.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә 1044931,00 сумлык үзара салым акчалары хисабына зират территориясен төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне «Нәбиуллин И.Ф» ИП алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы тормышка ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерү, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота. Программада яшәү урыны буенча теркәлгән һәм авыл җирендә кимендә бер ел эшләүче, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган гаилә яки РФ гражданины катнаша ала. Шәмәрдән авыл җирлегендә әлеге программа буенча дүрт йорт төзелә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән  җирлегенең Кырбаш авылында үзара салым акчасына контейнер мәйданчыклары урнаштыру эшләре бара. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә "Автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү" республика программасы буенча асфальт-бетон катлам җәю эшләре узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү эшләре узды. Эшне "Районара юл - төзелеш идарәсе-1"ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән  шоу-программа оештырдылар. Караоке - шоу «Җырлыйк әле» - милли телевидение тарихында иң уңышлы һәм популяр проектларның берсе. Чара якты һәм күңелле номерлар белән узды. Программада барлык катнашучылар да халык җырларын, ретро җырларны бары тере музыкага гына башкардылар. Бу кичтә катнашучылар һәм тамашачылар шатлык, күңелле, күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International