Бу көннәрдә “МДСУ-1” ҖЧҖ оешмасы, “Авыл урамы юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Түбән Симет авылы Ленин урамында 500 метр озынлыктагы юлны төзекләндерде.
Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Югары Симетлеләр дә, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр, нарат үсентеләре утырттылар.
9 май көнне , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан , Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр салынды , җирлектә яшәүче 1 сугыш ветеранының тол хатынына һәм 9 тыл хезмәтчәненә район Башлыгы исеменнән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Югары Симет авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән оештырылган «Ярдәм янәшә " республика хәрәкәте кысаларында, аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Санитар-экологик чисталык икеайлыгы кысаларында 4 апрель көнне җирлектә өмә уткәрелде.
22 март көнне Югары Симет авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар матур концерт программасы карадылар
Югары Симет авыл китапханәсе "Әни турында хикәяләр укыйбыз сезнең белән"дип исемләнгән республика акциясендә катнашты.
Язның иң гүзәл бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан җирлектәге балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында күңелле бәйрәм чаралары узды.
Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара.
Тиздән иң якты , язгы бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм букетлары ясау буенча иҗади мастер -класс үткәрделәр.