Түбән Симет авылында "Нәүрүз" бәйрәме

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Нәүрүз  - фарсы һәм кайбер төрки телле халыкларда көн белән төн тигезлеге, яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме. Ул язгы көн белән төн тигезлеге көнендә 21 мартта билгеләп үтелә. 25 мартта Түбән Симет авыл клубында Язгы көн белән төн тигезлегенә багышланган бәйрәм уздырылды. Башта барлык катнашучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм традицияләре белән таныштырдылар. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр. «Нәүрүзбикә»- бәйрәм хуҗасы барысын да бәйрәм белән котлады, тынычлык һәм яхшылык теләде. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучыларны тәмле плов, кайнар чәй, коймак һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International