Түбән Симет авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – һәр өйдә саф чишмә суын эчә башладылар .
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Яхшы кәеф дулкынында"дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы үзенчәлекле, җанлы рәвештә барды. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар оештырылды.
“Экология” илкүләм проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Симет авылында яр буйларын һәм сулыкларны чистарту-җыештыру эшләре башкарылды.
8 июль көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә-бәхет утравы»дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр.
Түбән Симет авылына чишмә суы тоташтыру эшләре башланып китте.
Яшьләр көне уңаеннан Югары Симет авылында футбол уены оештырылды , барлыгы 3 команда көч сынашты.
23 июнь иртәнге 4.00 сәгатьтә Югары Симет авыл җирлегендә Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган митинг үтте.
Югары Симет урта мәктәбендә мәктәп яны « Кояшкай» лагеры 1 июнь көнне эшли башлады.
Быел , Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу белән истәлекле .