Югары Симет урта мәктәбендә Көзге бал бәйрәме

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

10 октябрьдә Югары Симет урта мәктәбендә Көзге бал бәйрәме уздырылды. Һәр сыйныф концерт номеры куйды. Бәйрәмнең беренче өлешендә директор барысын да бәйрәм белән котлады, грамоталар тапшырды;ә икенче өлешендә ярминкә оештырылды. Укучылар үзләренең пешкән тәмле әйберләрен саттылар. Бәйрәм кызыклы һәм өйрәнү юнәлешендә булды, чөнки балалар сатучы һәм пешекче һөнәрләренең уңай һәм тискәре якларын күбрәк белделәр. Арыган булуларына карамастан, алар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International