“Каз өмәсе йоласы”

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуныңа бәйле рәвештә районыбызда учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!"  дип исемләнгән фестиваль - конкурсы игълан ителде."

 Юлбат мәдәният йортында узучы фестиваль-конкурста Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тамашачыларга "Каз өмәсе йоласы"халык йоласын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International