ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Г.Тукайның 140 еллыгын, халыклар бердәмлеге елына багышланган ачылыш өлешеннән соң, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйрәмчарасында төрле кызыклы спорт һәм милли уеннар тәкъдим ителде. Сабантуйның баш батыры булып Мусин Ильсур танылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге район Сабантуенда оештырылган җигүле талар парадында актив катнашты. Җигүле ат ООО "СХП Шытсу" җәмгыятеннән китерелде. Булышлык өчен рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

30
май, 2026 ел
шимбә

26 май көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, балалар бик актив катнаштылар. Җигелгән ат белән матур итеп, бердәмләшеп авылда гомер кичерүче гаиләләрдән бик күп бүләкләр җыелды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

25
май, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Арча район мәдәният йортында республика җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды - җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


20
май, 2026 ел
чәршәмбе

Югары Шытсыда төбәк юлында күпер ремонтлана. Эшне "Ремстрой+"ҖЧҖ башкара. Күперләр-автотранспортның имин һәм өзлексез хәрәкәтен тәэмин итә торган транспорт инфраструктурасының мөһим элементлары. Әмма вакыт узу белән алар табигый тузуга, әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысына, механик зарарлануларга һәм коррозиягә дучар була. Күперләрне ремонтлау һәм реконструкцияләү аларның хезмәт итү вакытын озайту, куркынычсызлыкны арттыру һәм эксплуатация характеристикаларын саклап калу өчен кирәк.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

18
май, 2026 ел
дүшәмбе

Халыкара гаилә көне ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Рәсми символ-йорт түбәсе астындагы йөрәкне хәтерләткән кызыл элементлы яшел түгәрәк. Сурәт бәйрәм фәлсәфәсен чагылдыра: мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хөкем сөргән гаилә җәмгыятьнең үзәге булып тора, теләсә кайсы статустагы һәм яшьтәге кешегә ярдәм итәргә сәләтле. Төп максат - җәмгыятьнең база ячейкасы буларак гаиләнең әһәмиятен искә төшерү һәм аны яклауда дәүләт сәясәте кирәклеген ассызыклау. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу авыл мәдәният йортында балалар катнашында концерт булды. Бәйрәм-концерт искиткеч булды.  Балалар аларны бик яхшы башкардылар. Алар үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
май, 2026 ел
якшәмбе

Түбән Шытсу авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты булып узды. Чарада балалар, мәдәният хезмәткәрләре актив катнаштылар. Бәйрәм белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. һәм җирлек башлыгы котладылар. Ахырдан ветераннар өчен чәй эчү оештырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны район башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән котлау оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н. һәм җирлек башлыгы котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырдылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән шытсы авыл җирлеге Байлар Сабасы бистәсендә "Урал" мотоциклы белән Җиңү Парадында катнашты. Җиңү парады-Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тантаналы хәрби парад. Бу совет халкының батырлыгы, батырлыгы, рух көче һәм бердәмлек символы.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2
май, 2026 ел
шимбә

2 май көнне Елыш авылы зиратныда өмә үткәерлде. Авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнаштылар. Өмәдә катнашучылар тирә-якны коры-сарыдан, коелган яфраклардан һәм кыш буе җыелган башка чүп-чардан чистарттылар. Авыл зиратын тәртипкә китерү өчен күп көч  кирәк булды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International