ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел 2026 елның 26 апрелендә билгеләп үтелде. Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) — татар милли поэзиясенә нигез салучы, милли әдәбият классигы, публицист, әдәби тәнкыйтьче. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән чара үткәрделәр. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен яратып сөйләделәр. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

24
апрель, 2026 ел
җомга

Югары Шытсуда зират янәшәсендә чүп контейнеры куелды. Зират янында чүп контейнерлары булу-территорияләрне чиста тоту һәм санитария нормаларын үтәү өчен уңайлы чара. Каберләрне җыештырганда хасил булган чүп-чарны (коелган яфраклар, ботаклар, кулланылган савытлар, чәчәк савытлары һ.б.) кешеләр бернинди проблемаларсыз үтилләштерә алалар. Шуны истә тотарга кирәк: зират яки аның янындагы территориядә чүп-чар җыю тыелган һәм административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

22 апрель көнне иҗат үзәгендә "Оста-Саба" район чемпионаты үткәрелде. Медицина юнәлеше буенча үткәрелгән конкурста 8-11 сыйныф укучылары арасында Т.Шытсу төп мәктәбе укучысы Мөхетдинова Язилә 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Мусина Җәүһәрия. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

21
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Чисталык икеайлыгы кысаларында Түбән Шытсу авылында өмә үткәерлде. Өмәдә актив катнашканнары өчен мәктәп укучыларына һәм сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлегендә бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының ике тол калган тормыш иптәшләре һәм дүрт тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Якынлашып килүче Бөек Җиңү көне уңаеннан аларга Татарстан Республикасы рәисенең котлау открыткасы һәм азык-төлек наборы тапшырылды. Җирлек башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәктәп укучылары ветераннарга изге текләкләрен җиткерделәр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

12 апрель көнне Балтачта ООО "Индустрия" призына муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре комндалары арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелекне Саба командасы яулады, икенче нәтиҗә Балтач, өченче күрсәткеч Татарстан Рәисе админтистрациясе командасында.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10
апрель, 2026 ел
җомга

Югары Шытсу мәдәният йортының Шарифуллиннар гаилә дуэты һәм "Дубая" халык уен кораллары ансамбле "Татар моңы мәңге яңгырар" халыкара фестиваль-конкурсының I, II дәрәҗәдәге диплом лауреатлары булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

"Дулкын" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары кунак булды. Алар үзләренең мәктәп тормышы белән таныштырдылар, шигырь һәм җырларын радио тыңлаучыларга тәкъдим иттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 26 мартында "Шытсу АХП" ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба районы буенча бүлек башлыгы Х.Х. Нәзиров тарафыннан кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә машиналарны һәм җиһазларны техник карау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү кагыйдәләре, таләпләре турында аңлатмалар бирелде. Чараның практик өлешендә катнашучылар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техниканы карадылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агымы торбалары кардан һәм боздан чистартылды. Әлеге эшләр язгы ташуга әзерлек кысаларында башкарылды. Язгы чорны исән-имин каршылыйк. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International