ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2025 ел
шимбә

 

Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Бакшанды, Керәнне авылы зыяратларында язгы өмәләр үткәрелде. Халык көченнән килгәнчә эш кораллары белән кумәк җыелышып зыяратларны тәртипкә салырга җыелдылар. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татар авылларында Яз һәрвакыт матур гореф-гадәтләр белән тулыланган. Иң көтелгән вакыйгаларның берсе булып "Йомырка бәйрәме"кала. Бу яңару һәм кунакчыллык. Бәйрәм алдыннан хуҗабикәләр бу вакыйгага бик тырышып әзерләнәләр. Төп атрибут-гадәттә җылы төсләргә буялган, бизәлгән йомырка.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

30 нчы апрель  көнне Мичән авыл җирлегенә кергән Керәнне авылы клубында район мәдәният хезмәткәрләренең  чираттагы күчмә семинар- киңәшмәсе булып узды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Арендалау өчен йорт төзелеше эше дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

25
апрель, 2025 ел
җомга

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлеше эшләнде. Бинаның тышкы өлешен махсус калай белән тышлыйлар. Эчке якта да эшләр алга бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

18
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле  бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә бүлмәләр бүленә, юыну бүлмәләрнең идәннәренә плитка ябыштырыла, шулай ук әзер бүлмәләрдә штукатур эшләре башкарыла. Торак йорт верандасының түбәсе ябылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешен каркас корылды, түбәсен калай белән яптылар. Бина эченең зал ягында утлар куялар, штукатур эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

11
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. Мичән биләмәсенә кергән оешма җитәкчеләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек, экологик икеайлык кысаларында килеп туган мәсьәләләр каралды. Халыкка җиткерү һәм алга таба эшләү өчен алда торган бурычлар тикшерелде, эшләр бүленде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International