8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан , Мичән авыл җирлеге учрежденияләрендә, әлеге якты язгы бәйрәмгә багышланган чаралар булып узды. Әлеге чараларда гүзәл затлар адресына котлау , рәхмәт сүзләре, соклану һәм матур комплиментлар яңгырады.
6 март конне көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. ” Мичән” командасы чемпионат барышында барлык уеннарда да актив катнашты.
Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.
Мичән авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм топ мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Чараларда ир-егетләр төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Хатын-кызлар аларны матур концерт номерлары белән уеннарга рухландырып торды.
27 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Әкият” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.
Гәрәев Айзат Әхмәтгәлиевич, Файзрахманов Инсаф Хисамутдинович һәм Сафиуллин Ринат Исламович Югары Симет мәдәният йортында узган "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында көйләр башкаручыларның район смотр-конкурсында катнаштылар. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.
Иске Мичән мәдәният йортында “ Фирүзә” фольклор ансамбле оешты. Ансамбльгә исем сайланды һәм беренче репетиция ясалды.
20 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы” Лицей” командасына каршы уйнап, җиңү яулады.
2019 елның 8 февралендә Мичән авыл җирлегендә урнашкан чаңгы трассасында «Россия чаңгы юллары-2019» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019» дип аталган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, бюджет учрежденияләре, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре актив катнашты.Ярышта катнашучыларны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладылар.Җиңүчеләрне бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән Максудов Раиль Роберт улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
31 гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында халык җыены булып узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы А. А. Гәрәев 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Җыелышта шулай ук полиция участок уполномоченные Гатин М. М, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А. Р, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов И. И., Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы Якубова Ф. Ш., салым инспекциясе вәкиле Хәбибуллин К. Р. чыгыш ясады.
Гражданнар җыенында Иске Мичән авыл мәдәният йорты холлында күргәзмә оештырылды.
Балаларны татар халкынын гореф гадэтлэренэ ойрэту хэм шушы гореф гадэтлэр аша гаилэдэ тэрбиялелек булдыру максатыннан 22 гыйнвар көнне Яңа Мичән мәдәният йортында китапханә белән берлектә эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан “ Останың да остасы” –дип исемләнгән чара үткәрелде. Миннебаева Фирсина, Низамова Рәшидә, Файзрахманова Минзәлия апаларның кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Һәрберсе үз эшләре турында сөйләп, кызларга эшләп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
Елның һәр мизгеле көтеп алына. Кыш айлары салкын һәм буранлы булуга карамастан, спорт сөючеләргә киң мөмкинлекләр ачыла. Мичән топ мәктәбендә дә спорт белән ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Алар залда волейбол, баскетбол һәм башка уеннар белән шогыльләнәләр, карлар явып көннәр салкынайткач чаңгы шуалар.Һәрвакыт спорт ярышлары үткәреп торалар.
15 январь конне Мичән топ мәктәбендә авыл советы призына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Уен киеренке рәвештэ барды. Ярышта укучылар, укытучылар һәм авыл җирлеге командасы катнашты.Укучылар командасы беренче, авыл җирлеге командасы икенче һәм укытучылар командасы өченче урыннарны яуладылар.
Яңа ел бәйрәме көннәрендә җирлекнең барлык учреждениеләрендә дә бәйрәм чаралары узды. Мәдәният йортларына әкиятләр, мәзәкләр, күңелле конкурслар яратучы өлкәннәр һәм балалар җыелган иде. Бәйрәм тамашаларында күңелле конкурслар үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Мичән авыл җирлеге башлыгы барлык мәдәният йортларында да бәйрәм белән котлады.