Ачык һавада чаңгыда йөрү

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Кышның искиткеч матур вакыты. Кызганычка каршы, салкыннан куркып, күпләр саф һавада йөрү турында оныталар. Ә юкка! Галимнәр раслаганча, табигатьтә кышкы йөрү кешенең игътибарына һәм хәтеренә, кешенең гомуми иминлегенә, йөрәккә һәм үпкәгә уңай йогынты ясый. 22 гыйнварда Керәнне авыл клубы мөдире авылдашлары белән чаңгыда йөрүне оештырды. Барысы да рәхәтләнеп саф һава суладылар, туган авылының кышкы табигатенең матурлыгына сокландылар. Чаңгыда йөрү онытылмаслык тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International