ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Иске Мичән һәм Яңа Мичән авыл мәдәният йортларында  "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

26
март, 2021 ел
җомга

22 март көнне  Яңа Мичән китапханәсендә , Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, “ Гаилә белән китапханәгә “проекты буенча “ Бергә тату гаилә” дигән гаилә көне үткәрелде. Үткәрелгән чарага авылыбызның китап укучы   кызлы әниләре чакырылды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

19
февраль, 2021 ел
җомга

17 февраль көнне Яңа Мичән  авылында яшәүче Шакирҗанова Мәгсүмә Фәүзи  кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән авыл җирлеге депутаты Хадиев И.Г. котлады. Бәйрәмгә шулай ук ООО “ Саба”ның “ Мичән” бүлекчәсенең баш бухгалтеры Хайруллина Р.Н., юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

13 февраль көнне Мичән авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2021" чарасы узды. Чаңгы ярышында 75  кеше катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне  Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

5 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында  Саба ҖЧҖ  Мичән, Мичән бүлекләренең 2020 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча отчет җыелышы булып узды. Директор Шәйхуллин Айзат Наил улы һәм баш белгечләр 2021 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсендә урнашкан ремонт остаханәсендә төяү-бушату өчен яңа механизм урнаштыралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

ООО Саба оешмасының  "Мичән" бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән  Иске Мичән авылында урнашкан мастерскойны сүтү эшлэре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегенә кергән ООО Саба оешмасының Мичән филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын төзекләндеру, тырма җыю эшләре дә башкарыла. Үз эшләрен яратып башкаручы Галимуллин Айдар һәм Хадиев Ильфар без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да  игеннәр мулдан булсын диләр!

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бу көннәрдә Мичән авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International