"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсендә бөртекле культураларны җыюга керештеләр

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсе игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Механизаторлар тритикале культурасын урып-җыю белән мәшгуль. Бүгенгесе көндә, игенчелек өчен бик унайлы булмаган шартларда, механизаторлар каршында булган уңышны югалтуларсыз һәм тиз арада җыйнап алу бурычы тора.

Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International