"Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Керәнле авылында Явлаштау авылы егете Рәзил белән Керәнле авылы кызы Айсинәнең никах туйлары гөрләп узды. Никахның икенче көнендә борынгыдан килгән гореф- гадәтләрне яңартып, кияүне мунча кертү һәм мич коймагы белән сыйлау йоласы үткәрелде.  Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләнде. Никах төненнән соң, иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлап, биеп мунчага озаттылар. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм мич коймагы, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире өйләренә алып кайттылар. Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар үзләренең гаилә тарихын шулай матур итеп башлап җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International