ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2019 ел
шимбә

  «12» август  көнне Иске Мичән мәдәният йортында  Мичән авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Мичән авыл җирлеге башлыгы  А.Ә. Гәрәевнын  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «04» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң  Г.Кариев исемендәге театр актерлары катнашында “ Ширбәт ае” комедиясе күрсәтелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

16
август, 2019 ел
җомга

Мичән авыл җирлеге буенча “ Чиста Яр” акциясе кысаларында Яңа Мичән авыл суы тирәлеген чистарту буенча өмә уздырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Керәнне авылында кибет төзү буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшне ООО "СТРОЙТРАНСИНВЕСТ" оешмасы башкарачак. Бүгенге көндә төзелеш өчен җир әзерләү эшләре башкарыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

13 нчы июль көнне Иске Мичән авылында  “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмне авылның мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм авылның актив кешеләре бергәләп оештырдылар.  Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Бәйрәм төрледән-төрле бәйге һәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм авыл халкына һәм авылдан читтә тормыш итүче авылдашларга очрашып, хәл белешеп аралашу өчен менә дигән сәбәп булды. Бәйрәмгә килгән һәркем бәйрәмне оештыручыларга очрашу һәм аралашу өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле иде. Бәйрәмне оештырган һәм оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

6 нчы июль көнне Керәнне авылында  “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмне авылның мәдәният хезмәткәре Ахунова Нурфия Миннулловна, авыл яшьләре һәм авылның актив кешеләре бергәләп оештырдылар.  Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Бәйрәм төрледән-төрле бәйге һәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм авыл халкына һәм авылдан читтә тормыш итүче авылдашларга очрашып, хәл белешеп аралашу өчен менә дигән сәбәп булды. Бәйрәмгә килгән һәркем бәйрәмне оештыручыларга очрашу һәм аралашу өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле иде. Бәйрәмне оештырган һәм оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары катнашында хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Гәрәев, район хакимияте вәкиле  Р.Г.Исмагилов тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Мичән" бүлекчәсе" идарәчесе Р.Р.Шәймарданов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Сәйфетдинов Ф.Я. тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты.
2019 нчы елгы сабан туеның баш батыры, Иске Мичән авылыннан чыккан,хәзергесе вакытта Арча районында яшәүче егет, Мөбәрәкшин Р.Р. калды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Календарьда июнь ае. Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен азык әзерләүгә караганда да мөһимрәк бурыч юк. Иң беренче чиратта алар эре мөгезле терлекләр өчен күпьеллык үләннәрне чабудан печән һәм сенаж әзерлиләр. Һава торышы бик яхшы тора. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бригадасында сенаж әзерләү эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 май көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларның чыгарылыш бәйрәме узды .

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

26 май көнне Мичән авыл җирлегендә яшәүчеләр «Бердәм Россия " праймеризында актив катнаштылар»

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International