Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенең 2026 нчы елгы спартакиада кысаларында яшьләр арасында волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышта “Мичән-2” командасы 1 нче урын яулады. Күчмә кубокка ия булдылар. Егетләргә Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 10 февраль көнне Иске Мич авыл мәдәният йортында Яңа Мич авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-йөрәк ярам» музыкаль - патриотик кичә үткәрелде. Чарага Керәнне авылыннан Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар, Иске Мичән авылыннан Байназаров Наил чакырылган иде.
2 нче февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шәймәрданов Рамиль Рафик улы һәм баш белгечләр 2025 нче елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, юбилиярларны котладылар, 2026 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты. Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре алдынгыларны матур җыр һәм шигырь юллары белән котладылар.
ООО “Саба”ның Мичән филиалында чәчкечләрне язгы кыр эшләренә әзерләү оешкан төстә башкарыла. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.
28 нче январь көнне Мичән авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Иске Мичән авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
ООО “Саба”ның Мичән филиалында чәчкечләрне язгы кыр эшләренә әзерләү оешкан төстә башкарыла. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзү эше тәмамланды. Йорт тирәли капка коймалар корылды. Бүгенге көндә яшь гаилә кереп яшәрлек итеп барлык уңайлыклар тудырылган. Җиһазлар урнаштырылган. Йортның ачкычы укытучы гаиләсенә тапшырылды
8 январь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен фольклор сәгате булып узды. Чара барышында балалар татарларның көнкүреше тарихы белән таныштылар. Катнашучылар әбиләрнең сандыгына күз салдылар. Анда элекеге буын әбиләребезнең кием-салымнары, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләре саклана. Һәрбер әйбер кеше кулының кагылу җылысын, останың энергетикасын, ниндидер сер саклый. Балалар игътибар белән милли бизәкләр, хатын-кыз милли киемнәре элементлары, боларның ничек барлыкка килүе турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар. Катнашучылар кулъяулык, камзул, калфак, сөлгеләр бизәкләренә сокланып карап тордылар. Фольклор сәгате татар халкының үткәненә күз салырга һәм хәзергесе белән бәйләүче җепләр табарга ярдәм итте.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Мичән авылында"Татарстанда- кыш" проекты кысаларында. "Тау шуу" бәйрәме үткәрде.
2 гыйнвар көнне авылыбызнынң хөрмэтле кешесе тыл Һәм хезмәт ветераны Латыйпова Әлфия апага 90 яшь тулды. Әлфия апа Рафис абый белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Әлфия апага балалары,оныклары, оныкчыклары монаерга, уйланырга юл куймыйлар, туган нигезгә шатланып кайтып йориләр. Әлфия апа бүгенге көндә дә җор телле, кешеләрне ихлас яратканы сизелеп тора.
Юбилиярны котлау өчен Саба районы социаль яклау мөдире Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы килде.
Юбилей көнендә Әлфия апага сәләмәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсә иде.