«Ватан даны өчен җырлыйбыз» исеме астында хәрби- патриотик концерт

2026 елның 22 феврале, якшәмбе

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә халыклар бердәмлеге елы  уңаеннан, 20 нче февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Югары Симет, Тимершык, Кызыл Мишә,  Иске Мичән мәдәният йортлары, Сәрдә һәм Кибәче авыл клубы хезмәткәрләре  һәм үзешчән - сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган       "Ватан даны өчен җырлыйбыз" исеме астында хәрби- патриотик   концерт оештырылды..

Бәйрәмдә авыл җирлегендә яшәүче авыл  халкы катнашты. Чарага  Махсус Хәрби Операциядэ катнашучыларның гаиләләре, әти- әниләре һәм шулай ук  авылның волонтерлары да  чакырылган иде.   Агымдагы елда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" проектын гамәлгә ашыруда мәрхәмәтле кешеләр тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәләреннән тантаналы шартларда  волонтерларга, волонтерлар гаиләләренә Рәхмәт хатлары һәм волонтерлык кенәгәләре тапшырылды.  Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре  иң матур  җырларын һәм биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр, залда күтәренке кәеф тудырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International