ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авылы Ленина урамында юлдагы чокырларны ремонтлау эше башкарылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бу көннәрдә Мичән авыл җирлеге бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм укучылар 34 нарат агачы утыртты

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл җирлеге буенча Бөтенроссия “ Чиста Су” акциясенә кушылып Яңа Мичәннең яр буе тигезләү эшләре эшләнелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 23 маенда Мичән төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән «Саба районы ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы баш табибы Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы , Мәгариф идарәсе Инженер-программисты Мусин Дилүс Бахрам улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы һәм « Саба» ҖЧҖнең «Мичән» бүлеге вәкиле Габделхакова Гүзәл Габделхәлик кызы котладылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

12
май, 2023 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге  башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы һәм Саба муниципаль  районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы  Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын котладылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Җиңу көне уңаеннан Мичән авыл җирлеге территориясендәге учрежденияләрнең бизәлеше.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба муниципаль районы буенча уздырыла торган ир-атлар арасында волейбол ярышларында Мичән авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 3 урынны алды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9 майда Мичән авыл җирлеге вәкилләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә уздырылган тантаналы митингта катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе һәм Яңа Мичән мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Загидуллин Р.Ф., мәктәп директоры Закиров Д.Р. сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8 май көнне Керәнне авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль  районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улынын тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән авыл җирлеге  башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәймарданов Рамил Рафик улы үзләренен изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызнын хәзрәте коръән аятләре укып яу кырында башын салган hәм  сугыштан соң авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылды. Авылдашыбыз  Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hәм авылыбыз үзэшчәннәренен патриотик  җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, обелиск алдына чәчәкләр салынды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International