Мичән авыл җирлегендә яна гаилә туды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Мичән авыл җирлегендә яна гаилә туды. Хайруллин Солтан һәм Ранияләрнең уллары көз башында Инсаф, Көек авылы кызы Гыйлемшина Динә белән яңа тормыш корып җибәрде. Бәхетле, матур тормыш телибез яшьләргә. Яшь гаилә туйның  икенче көнендә яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласын үтәделәр. Алар авылның иң матур “Зөбәрҗәт” чишмәсен сайладылар.  Монда туган-тумача, күршеләр, кайткан кунаклар, яшьләрнең дуслары җыелган иде. Матур теләкләр, яхшы киңәшләр, дәртле җырлар белән аларның юлын онытылмаслык итеп оештырдылар. Яшьләр шулай ук чишмә янындагы “Хәерия бакчасына” җимеш агачлары утырттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International