ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Бина эчен җылыту, матурлау максатыннан махсус каркасларга коры штукатур беркетәләр, булмәләр бүленә, сәхнә өлешен кору башкарыла. Егетләр үз эшләрен намус белән башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

4
март, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Хатын-кыз тыл ветераннары Зиннатуллина Минзифа Галимулла кызы һәм Гатауллина Марзыя Хаҗи кызына медальләрне Саба муниципаль районы админстрациянең аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшитович, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы Мичән төп мәктәбенең яшьармиячеләре тапшырды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

28
февраль, 2025 ел
җомга

Керәнне авылы клубында хезмәт ветеранының 70 яше уңаеннан “Хезмәт аша килгән хөрмәт” дип исемләнгән портрет кичә уздырылды.  38 ел гомерен механизаторлыкка багышлаган Нагимов Зәкәрия Рамазан улын тәбрикләргә җирле үзидарә рәисе Гәрәев А.Ә., авылдашлар, дуслар, хезмәттәшләр, җитәкчеләр, гаиләсе сәхнәгә күтәрелделәр. Һәр котлау сүзе җыр белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәм оешкан төстә үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15
февраль, 2025 ел
шимбә

15 нче февраль көнне Мичән төп мәктәбендә “Парламент дәресләре” үтте. Дәрескә Саба район депутаты Гараев А.А. һәм Хадиев И.Г. чакырылды. Алар депутатлык эше белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

14
февраль, 2025 ел
җомга

“Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында чәчкечләрне язгы сабанга әзерли башладылар.  Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

14 февраль көнне Керәнне авыл клубында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга уңаеннан Әфганстанда хезмәт итеп кайткан бертуган  Галимуллиннар чакырылган иде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Бина эчен җылыту, матурлау максатыннан каркас кору, идән җәю эшләре башкарыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9
февраль, 2025 ел
якшәмбе

Яңа Мичән авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап “Без дә солдатлар идек” дигән очрашу кичәсе оештырдылар. Очрашуга төрле елларда Армия сафларында хезмәт иткән солдатлар җыелды. Алар шул елларда җырлаган җырлар, истәлекләр белән уртаклаштылар. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең тиз арада туган нигезләренә кайтуын теләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8
февраль, 2025 ел
шимбә

Мичән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2025", "Татарстан чаңгы юллары-2025" дип аталган чаңгы ярышы оештырылды. Узышларда Мичән төп мәктәбе укучылары, укытучылары һәм җирлектәге башка бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Призлы урын алучыларга авыл җирлеге башлыгының грамоталары тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

5 нче февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шәймәрданов Рамиль Рафик улы һәм баш белгечләр 2024  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, юбилиярларны котладылар, 2025 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International