ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Пушкин картасы нигезендә 26 нче апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе белән берлектә "Безнең уен" дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Уенда Саба сәләтле балалар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеныбыз 5 өлештән торды, һәр өлештә 4 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Саба район балалар китапханәсе дә Саба гимназиясенең 1 “Е” сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Билалова А.А.) Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган “И туган тел, и матур тел...” дип исемләнгән башваткыч уены үткәрде. Чара “Бишек” җырын сәхнәләштерү белән башланып китте. “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.   Укучылар әдәби чара аша шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чара татар халкының гимннына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы татар халкының горурлыгы. Г.Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан буыннарга җиткереп бару безнең изге бурычыбыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

15
апрель, 2022 ел
җомга

14 апрель көнне Тулпар ресторанында, Рамазан ае уңаеннан, Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән "Дин вә тормыш"дип исемләнгән очрашу оештырылды. Очрашуга Балалар белән гаилә парлары чакырылган иде, анда гаилә кыйммәтләренә һәм балалар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы дини темалар турында фикер алыштылар. Шулай ук әлеге чарада Саба районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы үзенең гаиләсе белән катнашты.  Тулпар рестораны хуҗасы Хурамшина Әдиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

            2022 ел – Россиядә “Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 7 нче апрель көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Өстәл артында утырган һәрбер кеше халкыбызның милли аңын үстерү, балаларыбызда милләт өчен горурлык хисләрен  булдыру, шәҗәрәләр, үзебезнең үткәнебезне һәм хәзергебезне барлау, татар теленең бөеклеге, байлыгы, телебездә матур чиста итеп сөйләшә белү турында үз фикерен әйтте. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, “Саба дулкыннары” ТРКсе директоры Мубаракова Әлфия Галимҗан кызы, Гөлнар һәм Илшат Шәрифуллиннар һәм Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имам-хатибы Нәҗметдинов Зыятдин Мөхәррәм улы катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

30
март, 2022 ел
чәршәмбе

30 март көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган җырчы Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр чакырылган иде.
“Мәк чәчәге” әсәре,  өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше, чын ярату хисенең кеше тормышындагы роле турында.  Еллар аша үтеп тә сөюнең сафлыгын саклап кала алган геройлар безне елата да, тәрбия дә бирә. Әсәр чын тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылуы, бай теле, кызыклы чагыштырулары, һәр героеның холкын үзенчә сурәтләве белән дә кызыклы.  
Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы язучыга иҗади уңышлар теләде.  “Мишә дулкыннары” язучылары да Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында  китапханәчеләр тарафыннан әсәрдәге төп геройларга анализ ясалды, иҗатына карата сораулар бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов, Булат Шәмсиев, Илнур Ибраһимов чараның музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. Сәнгать мәктәбе укучылары Хузин Ильзат һәм Аскарова Зәйнәп (укытучылары Гарипова Гүзәл)  әсәрнең эчтәлеген бию телендә җиткерә алдылар.
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

​ 14 февраль көнне район китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган "Күңел белән рәсем ясыйбыз"дигән чара узды. Бу көнне китапханәчеләр үз укучыларына бәйрәм рухы ясадылар. Китапханәдә "Дөнья өстендә мәхәббәт хакимлек итә" дип исемләнгән күргәзмә төзелде, ​ укучыларга татар, рус, чит ил язучыларының мәхәббәт турындагы китапларын сайлау мөмкинлеге тудырылды. Бәйрәм уңаеннан чарага оста куллы,талантлы Эльвира Галиева чакырылган иде,ул буяулар , пумала һәм киндер ярдәмендә сәнгать әсәрләре иҗат итү буенча мастер-класс уздырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

11
февраль, 2022 ел
җомга

11 нче февраль көнне ​ Саба район балалар китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарага Арча районыннан​ Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" күп юнәлешле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы килделәр. Уен 5 өлештән: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак” ​, “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык” һәм кунаклар тарафыннан әзерләнгән презентация – сораулардан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.Чараның икенче өлешендә,​ “Кошларга ярдәм итик” – челленджка кушылып, укучыларга табигатькә зыян салмый торган җимлек ясау мастер-классы тәкъдим ителде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы​ директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга җимлек бүләк итеп челленджны дәвам итәргә старт бирде. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 4 “Б” сыйныф укучылары рәхмәт хаты, истәлек бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

10 февраль көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Фәйзрахманов Фәйсхан Мәрдан улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Ул 1962-1977 елларда тракторчы булып эшләп, зур юллар - дамбалар салган кеше. Хезмәттә уңышлары өчен, В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан, "Фидакарь хезмәт өчен" медале, "Хезмәт ударнигы" грамоталары, күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә "ТАТАВТОДОР" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалыннан кадрлар бүлеге начальнигы Зарипов Ринат Сәлмән улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Саба таңнары" газетасы хәбәрчесе Фәнил Мәүлетов, "Өлкәннәр", "Мишә дулкыннары", "Сөембикә" клубларының актив әгъзалары да килгән иде. Барысы да Фәйсхан абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә Гөлзилә Нурмөхәммәтова җыр башкарды, баянда Айнур Габделхаков уйнады. Балалардан, онык-оныкчыклардан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

21 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе каршында эшләүче "Мишә дулкыннары" әдәби  клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар.  Таныштыру, кара- каршы такмаклар әйтешү, "Йөзек салыш" уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмадылар. Әтнә командасы белән көч сынашуда  җиңү яуладылар. Катнашучыларыбыз Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатиховага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен  җиткерәбез!!! Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!!!

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, ягъни 1 нче ноябрь көнне укучыларның көтеп алынган көзге каникуллары башланып китте. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе гимназиянең 1 А, 1Д һәм сәләтле балалар мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен “Әлифбаны кем урлаган?” дип исемләнгән мавыктыргыч квест-уен үткәрделәр. Укучылар Убыр һәм Шүрәле урлаган әкият геройларын коткарыр өчен төрле тукталышларда тукталып биремнәрне үтәделәр. Барысы да әлеге квест-уенда​ бик актив катнаштылар, үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International