ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2022 ел
җомга

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве Русьтә элек-электән гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган Изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Саба район китапханәсе Район балалар китапханәсе белән берлектә, безнең район гаиләләре өчен Саба-парк  дип исемләнгән чара үткәрде. Алар өчен тамаша һәм күңел ачу уеннары оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

“Җәйге китапханә-2022"  сәяхәтен дәвам итә. Бүген 29 июнь көнне Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Туктар, Мәртен, Килдебәк авыл китапханәчеләре,клуб һәм  мәдәния хезмәткәрләре белән берлектә  балалар өчен бәйрәм  оештырдылар.Бәйрәмдә Убырлы,Шүрәле, Буратино, Нолик һәм Зур китап кунак булдылар. Алар балаларга әкияти тамаша күрсәттеләр, шулай ук балалар белән бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр,төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Чара флешмоб һәм төрле уеннар белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

​ 28 июнь​ көнне Саба Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби алан” проекты кысаларында Тенеки, Юлбат, Йосыф - Алан, Сатыш балалалары өчен​ “Җәйге китапханә-2022 сәяхәткә чыга” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Әлеге​ авылларның китапханә,​ клуб һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмне уздыруда актив катнашты.​ Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Нолик булдылар, балалар белән бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплардагы кызыклы мәгълүматларны өйрәнеп, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

18
июнь, 2022 ел
шимбә

17 июнь көнне Саба Үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, “Әдәби алан” проекты кысаларында, “Җәйге китапханә-2022” ​ ачылыш тантанасын билгеләп үтте. Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Микки Маус, Лунтик булдылар. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар, мастер- класслар белән үрелеп барды, балаларга төрле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук уку елы дәверендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнашкан җиңүчеләрне ​ Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләп узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Маша өчен могҗиза» спектакле күрсәтелде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Кашапова Язилә (Саба гимназиясе)
2 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
3 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
4 сыйныфлар арасында – Тимергалиева Лиана (Килдебәк урта мәктәбе).
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

31 май көнне Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар. Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы һәм андагы эш тәртибе белән таныштылар, кулъязма китапларны саклау бүлегендә, "Борынгы Коръән китаплары" күргәзмәсендә булдылар. "Татар китабы тарихы", Шәриф Камал музейларында татар язуы тарихы, басма татар  китабының иң борынгы үрнәкләре белән таныштылар. "Казан утлары" журналына багышланган күргәзмәне карадылар. Казан шәһәренең 26 нчы китапханәсе тәҗрибәсен өйрәнү дә китапханәчеләр өчен файдалы һәм кызыклы булды. Китапханә җитәкчесе Николай
 Басков конкурс, грантларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде. Бик файдалы һәм эшлекле семинарда китапханәчеләр күп яңалыклар, эш алымнары белән таныштылар. Җитәкчебез Рөстәм Фидаилевичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

31
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 30 май көнне Гөлсинә Галимуллинаның Саба аграр көллиятенә багышланган "Тормыш биргән дәрес аша" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта колледж директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов үткән тормыш дәресләре язылган. Чара барышында китапханәчеләр студентлар һәм кунаклар игътибарына әлеге китапның презентациясен тәкъдим иттеләр. "Тормыш биргән дәрес аша" китабы битләрендә Гөлсинә Галимуллина үз укучыларын аграр көллиятнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыра. Автор чарада китапны язу тарихы турында сөйләде. Очрашу ахырында директор Закирҗан Миннемулла улы авторга, студентларга, китапханәчеләргә  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

17
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә"проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды. Очрашуга үзенең тәмле һәм матур торты белән танылган Эльвира Закирова чакырылган иде. Яшь әниләр һәм балалар өчен трайфллар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Очрашу барышында без кызыклы рецептлар турында фикер алыштык, кулинария турында файдалы китаплар белән таныштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

29
апрель, 2022 ел
җомга

2022 елның 29 апрель көнендә Шәмәрдән авылында районда беренче модель китапханә ачу тантанасы булып узды. Чарага Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара район китапханәлеренең директорлары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр. Чара башында Саба Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларны китапханә каршында эшләп килүче "Рухият", "Ихлас", "Дуслык", "Китап сөючеләр", "Хыял", "Сәйлән" клуб берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырып китте. Аннан соң Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме", Миргазиян Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна", Аяз Гыйләҗевнең "Язгы кәрваннар", Гомәр Бәшировның "Намус", Шамил Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар" әсәрләре буенча өзекләр күрсәтелде. Шәмәрдән китапханәчеләре Шәмәрдән авылы һәм китапханә тарихы белән таныштырып киттеләр һәм модель китапханәнең эшчәнлегенә күзәтү ясадылар. Чараның икенче өлеше Шәмәрдән мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Концерт барышында тынлы оркестр, "Акварель" халык бию төркеме, "Энҗе бөртекләре" һәм гармунчылар ансамбле, Дилбәр Гайнуллина, Анна Гатауллина, Динә Батыршина, "Тулган ай" фольклор коллективы чыгыш ясадылар. Бай эчтәлекле чара югары дәрәҗәдә үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

27 апрель көнне Чернобыль АЭС һәлакәтенә 36 ел тулу уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче,»Яшь армеецлар», Хәрби исәп хезмәткәре белән берлектә «Маяк»җитештерү берләшмәсендәге аварияне бетерүдә катнашкан Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар. Әдһәм абый хезмәте турында сөйләде, ул хәрби бурычын намус белән үтәгән. Без, үз чиратыбызда, аны 85 яшьлек юбилее белән котладык, шигырьләр сөйләдек, истәлекле бүләк тапшырдык. Очрашу ахырында Әдһәм абыйга килүебез өчен рәхмәт белдереп, җир өстендә тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде.Очрашуда Саба дулкыннары телевидениесы да катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International