ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Районнан вәкил- Исмагилов И.Ш., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н.  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай һәм Аккүл-Бигенәй авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6
май, 2025 ел
сишәмбе

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бюджет учреждениесендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Ил батырларны онытмый»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында алар Саба районында яшәгән Советлар Союзы геройлары турында белделәр. Китапханәче якташларыбызның батырлыгы  турында сөйләде, шулай ук катнашучылар халыкның тормышы, сугыш вакытында аларга килеп туган авырлыклар турында да белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды. Бюджет систмасында эшләүчеләргә һәм спонсор "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Р.Р. Шаймардановка рәхмәт белдерәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы Габдрахманов Фәнил Исхак улы, авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы һәм авылыбыз рәссамы Әбүбакиров Рамил Исхак улы белән түгәрәк өстәл янында очрашу булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26 апрель көнне Мамалай авыл клубында, Казанчы Бигенәй авыл китапханәсенең мөдире белән берлектә, «Тукай эзләре буйлап “ шигърият сәгате үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International