24 август көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар белән "Ишан эзләреннән" дип исемләнгән туристик сәяхәт оештырылды.
21 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы-Шәфигуллин Фаил Фахим улы "Закон территориясе" республика конкурсында "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен"номинациясендә II урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Дипломны Татарстан Республикасы премьер-министры А.В. Песошин тапшырды.
15 август көнне Сатыш авыл мәдәният йорты, Бигәнәй авыл клубы һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Гармунлы авыл киче "дип исемләнгән концерт оештырылды. Концертта туган телгә, туган якка багышланган җырлар һәм биюләр башкарылды. Яшьләр гармун һәм гитара астында чыгыш ясады. Тамашачылар концерттан рухи ләззәт алдылар, катнашучыларны алкышларга күмделәр.
Пляж волейболы буенча "Бигәнәй" командасы Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда 2 нче урынны яулады. Команданың составы: Минанхуҗина Алия - Фәрхуллина Камилә.
Сатыш авыл җирлеге командасы Физкультурачылар көненә багышланган спорт ярышларында катнашты.
Балачак - ул иң ваемсыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мамалай авыл клубы территориясендә «Бәхетле балачак»дип исемләнгән балалар концерты узды. Концерт барышында яшь артистлар вокал, шигырьләр һәм бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Бу көнне елмаюлар һәм яхшы кәеф күп булды. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды.
Саба муниципаль районы пляж волейболы буенча ир-атлар командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Бигәнәй һәм Сатыш. "Сатыш" командасы Өмет Лигасында 1 урынны яулады.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларның логик фикерләвен, уйлау сәләтен үстерү максатыннан, дидактик уеннар уйнатыла, яшелчә, җиләк-җимешләрне аерырга өйрәнәләр, аларның файдасы, ничек үсүләре белән танышалар.
1 нче август көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба районыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Тимершык командасы;
2 урын-Бигәнәй-1;
3 урын-Симет;
4 урын-Сатыш;
5-6 урын-Бигәнәй-2;
5-6 урын-Курсабаш.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.