Сатыш авыл җирлеге мәдәният йортларында Бал-маскарад үткәрелде . Яңа ел кичәсендә күңелле, кызыклы уеннар булды, авылдашлар һәм кунаклар бик теләп катнаштылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп хуҗалары- Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу булды. Бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.
Сатыш авыл җирлеге "Кыш бабайлар" парадында "Бизәлгән җигүле атлар" номинациясендә 1 урын алды.
Сатыш авыл җирлегенә кергән барлык учрежденияләрдә Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды.
Сәнгать һәм технология фәннәре атналыгы кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Шундыйлардан 5,6нчы сыйныф кызлары арасында үткән “Оста куллар” викторинасын, квадракоптерлар ярышын, “Машиналар тарихы” кичәсен, автомобиль модельләрен җыю ярышын санап китәргә була. Атналыкта кызлар үзләренең кул эшләренә осталыкларын исбатласалар, егетләр исә техниканы ни дәрәҗәдә камил белүләрен күрсәттеләр.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, “#Бумбатл” Россиякүләм экологик акциясендә катнаштылар. Әлеге проектның төп максаты – үсеп килүче буында экологик культура формалаштыру. Чара барышында мәктәп күләмендә барлыгы 663 кг кәгазь җыеп тапшырылды, иң актив класслар һәм укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Иләбәр авыл клубында Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Х. Ибрахимның " Кызыма килер йөз кеше" диеп исемләнгән комедиясе сәхнәләштерелде.
Конституция көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. 12 декабрь көнне Мамалай авыл клубында яшьләр белән «Конституция - дәүләтнең төп законы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Сатыш авыл китапханәсендә кәгазь кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кәгазьдән кар бөртекләре-иң киң таралган Яңа ел бизәкләре. Китапханәче адымлы инструкция тәкъдим итте. Балалар тиз арада тылсым дөньясына чумдылар. Үз куллары белән ясалган кар бөртекләре матур килеп чыкты.
Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләрендә булдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы 2021 нче елгы өстәл теннисы буенча ир-ат-җитәкчеләр арасында Саба муниципаль районы шәхси чемпионатында 1 нче урынны яулады.