ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

26 сентябрь көнне Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Көзге муллык» исеме астында  «Ак калфак» клубы әгъзалары белән утырыш үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юллары ремонтланды. Эшләрне гражданнарның үзара салымы хисабына «Рамазан» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды. "Рамазан"ҖЧҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йорты территориясендә  китапханә белән берлектә тынычлык көненә багышланган «һәрвакыт тынычлык булсын! " дигән асфальтта  рәсем конкурсы үткәрелде". 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәсендә Ожегов Сергей Ивановичка багышланган мәгълүмати чара үтте. Әлеге чара дәвамында аның төп эшчәнлеге һәм рус теле үсешенә керткән өлеше турында сөйләшү булды. Китапханәче аның тормыш юлы турында бәян итте. Чарада катнашучылар Ожегов Сергей Ивановичка һәм аның эшчәнлегенә бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Көз — мавыктыргыч вакыт»дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләде. Китапханәче балаларга көзге айлар, елның бу чорына хас билгеләр турында сөйләде. Ул шулай ук аларны көзнең матурлыгын һәм серлелеген чагылдырган мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштырды. Китапханәче көзнең төрлечә булуын искәртте: «Алтын» көз — якты һәм мул уңыш бирә, «соң» көз — салкын яңгыр, зәңгәр күк йөзе, коела торган яфраклар һәм иртәнге салкынлык белән.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20
сентябрь, 2025 ел
шимбә

19 сентябрь көнне Сатыш мәдәният йортында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З. Зиннуров исемендәге  Сатыш урта мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" профилактика айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре укучылар белән «Терроризм – хәзерге дөньяның глобаль проблемасы» темасына әңгәмәләр үтә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эшләре алып барыла. Бүгенге көндә күпер өстенә асфальт салына.  Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1 сентября в МБОУ «Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова» состоялось торжественное мероприятие ко Дню знания. В 1 класс поступили 13 учеников. Всего в школе будут учиться 134 учеников. Всем ученикам нашей школы желаем усердно учиться, а учителям желаем в их нелегком труде удачи!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау эшләре алып барыла. Эшләр «Рамазан» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан гражданнарның үзара салымы хисабына башкарыла. "Рамазан" ҖЧҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International