Сатыш авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2022", "Татарстан кроссы -2022" йөгерү ярышы оештырылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, урта мәктәп укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре, шулай ук теләгән һәркем катнашты.
Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.
15 сентябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә елның иң матур вакытына — көзгә багышланган «Көз — матур чор» дигән темага көзге утырыш уздырылды.
Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Байлар Сабасында үткәрелгән "Кабак бәйрәме"ндә 1 урын алдылар.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Алкоголизм - беркая да юл"дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында анда тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эвакуация буенча тренировка булды.
Сатыш авылында Суворов урамы, 1А адресы буенча автомойка - самообслуживание ачылды. Эш вакыты: 7.00-23.00.
5 сентябрьдә Салыш авыл китапханәсендә "Китаплар шәһәренә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Аккүл-Бигәнәй авылында спорт мәйданчыгы төзелеше башланды. "УПТК" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2 сентябрьдә Сатыш авылында " Без террорга каршы!" террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәлекләр таратылды.