ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
11
март, 2025 ел
сишәмбе

 1 марттан 11 мартка кадәр Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ватанны саклаучылар  елына багышланган “Авылым хәрбиләре” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Бу стендта армия хезмәтен үткән авылдашларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре  фотокүргәзмәдә фотолар , солдатларның биографияләре белән таныштырды. Шулай ук почмакта фотоальбомнар, хәрби значоклар, солдатларның рәхмәт хатлары һәм армия кирәк-яраклары тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кистеләр. Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре  "Наркотиклар - тормыш яки үлем!" дигән   исем астында  урамда акция үткәрделәр. Бу акция яшьләрне актив тормыш позициясенә, яшьтәшләре белән аралашуга, тормышта дөрес юлны  сайларга, сәламәтлекләрен сакларга чакырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
март, 2025 ел
дүшәмбе

8 март көнне Сатыш авылында ирләр командалары арасында "Титаннар көрәше" (күп төрле ярыш) ярышлары булып узды. Ярышлар 4 спорт төре буенча узды: 1. Киез итек кигән футбол. 2. Киез итек кигән турник. 3. Киез итекле хоккей. 4. Киез итек кигән аркан тарту. Баллар санау буенча урыннар түбәндәгечә::1 урын-Сатыш 2 урын-Бигеней-2 3 урын-Бигеней-1 4 урын-Сатыш урта мәктәбе. "Саба" ҖЧҖ, ИП Байтурин Р.О. иганәчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Мизгел" Бигәнәй авылы халык театры мәдәният йортына килүче тамашачыларга Р.Хөсаенованың "Табылдык" спектаклен бүләк итте. Спектакльдә катнашучы үзешчәннәребез үзләренең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш мәткәбе волейбол кызлар командасы Иске Икшермә авылындагы турнирда  2 урынны яулады. Тренер: Билалов А. А.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
февраль, 2025 ел
җомга

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 22 нче февралендә Бигәнәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватан сакчыларына хөрмәт һәм дан" дип аталган патриотик сәгать узды. Бәйрәмгә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны Хабибрахманов Сәүбән Фәйзрахмановичны чакырдылар. Ул Әфган сугышы вакытында Россия армиясе сафларында хезмәт итүе турында сөйләде. Клуб оешмаларында катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясады. Ватанны саклаучылар адресына котлау сүзләре белән Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фахимович Шәфигуллин мөрәҗәгать итте: - Сез - героизм, кыюлык, үз илегезгә тугрылык үрнәкләре, - диде ул. Ул аларның батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, әфганлыларның гаиләләренә уңышлар, баш өстендә аяз күк йөзе теләде. Бәйрәм алдыннан Әфган ветеранына бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсендә булып узган шәхси-команда чаңгы ярышында тулы составта катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
февраль, 2025 ел
җомга

Саба районының  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Сатыш авылында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International