ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2022 ел
җомга

2021 елдан​ Саба районы мәдәният бүлеге “Саф сулы ямьле Саба” проектын тормышка ашырды.Чишмәләрне барлап, тарихларын кабаттан искә алу ,гореф гадәтләрне яңарту, халыкны чишмәгә тарту максатыннан эшләнә бу эшләр.

Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар чишмәсе янында “Җир ананың зәңгәр күзләре” дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырылды.

Чара кунакларны каршы алып, һөнәрчеләребез эшләреннән куелган күргәзмә белән башланып китте. Самавыр чәеннән, коймактан авыз иттеләр килгән кунаклар.

“Самавыр агарту”,”Таң суы алу”,”Су алу”,”Тәбә”, “Вәгдәләшү” куренеше, йолалары белән үрелеп барды бәйрәмебез. Якташ язучылар Вафина Гөлсинур, Гарипов Айдар үзләре язган шигырьләрне укып,теләкләрен җиткерделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы ​ “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Раесовна, Арча, Мамадыш, Балтач, Теләчедән килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Теләчеләргә чишмә суын эстафета итеп тапшырып,чишмә буена истәлеккә алмагачлар утыртып чарабызны тәмамладык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Һәр елны 22 июнь көнне китапханәчеләр үсеп килүче буынны сугыш башланган көн белән таныштыралар. Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Халык хәтере мәңгелек” дигән хәтер көне үткәрделәр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова китап укучылар игътибарына сугыш елларының фото карточкаларын  тәкъдим итеп күзәтү ясады һәм сугыш чорын сөйләп узды.  Чара  Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәреннән тере күргәзмә белән дәвам итте. Шулай ук укучыларга  “Блокада ипие” турында сөйләп уздылар һәм аларга ипидән авыз итәргә тәкъдим ителде. Чарабызның төп кунагы  сугыш чоры баласы Рәкыйбә Кәшит кызы Гатауллина булды.  Рәкыйбә апа, укучыларга сугыш чорының авыр заманаларында урманын да кискәнен, субаен да какканын, Мәскәү янында торф та чыгарганын сөйләп узды.Чара ахырында Рәкыйбә апа барлык катнашучыларга изге теләкләрен теләп калды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

18
июнь, 2022 ел
шимбә

17 июнь көнне Саба Үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, “Әдәби алан” проекты кысаларында, “Җәйге китапханә-2022” ​ ачылыш тантанасын билгеләп үтте. Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Микки Маус, Лунтик булдылар. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар, мастер- класслар белән үрелеп барды, балаларга төрле китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук уку елы дәверендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнашкан җиңүчеләрне ​ Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләп узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Саба районы бүлекчәсе белән берлектә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган  “Ак яулыгым - күңел сафлыгым” бәйгесе оештырды. Саба районының төрле авылларда чигү осталары тарафыннан мастер-класслар үткәрелде, 50 артык ​ яулык чигелде. Бүген Саба Сабантуенда җиңүчеләр бүләкләнде. Яулык чигү буенча өйрәтү дәресләре уздырылды. Балалар курчаклары өчен яулык чиктеләр, өлкәннәр чигүнең төрле алымнарын өйрәнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Маша өчен могҗиза» спектакле күрсәтелде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Кашапова Язилә (Саба гимназиясе)
2 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
3 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
4 сыйныфлар арасында – Тимергалиева Лиана (Килдебәк урта мәктәбе).
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

31 май көнне Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар. Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы һәм андагы эш тәртибе белән таныштылар, кулъязма китапларны саклау бүлегендә, "Борынгы Коръән китаплары" күргәзмәсендә булдылар. "Татар китабы тарихы", Шәриф Камал музейларында татар язуы тарихы, басма татар  китабының иң борынгы үрнәкләре белән таныштылар. "Казан утлары" журналына багышланган күргәзмәне карадылар. Казан шәһәренең 26 нчы китапханәсе тәҗрибәсен өйрәнү дә китапханәчеләр өчен файдалы һәм кызыклы булды. Китапханә җитәкчесе Николай
 Басков конкурс, грантларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде. Бик файдалы һәм эшлекле семинарда китапханәчеләр күп яңалыклар, эш алымнары белән таныштылар. Җитәкчебез Рөстәм Фидаилевичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

31
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 30 май көнне Гөлсинә Галимуллинаның Саба аграр көллиятенә багышланган "Тормыш биргән дәрес аша" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта колледж директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов үткән тормыш дәресләре язылган. Чара барышында китапханәчеләр студентлар һәм кунаклар игътибарына әлеге китапның презентациясен тәкъдим иттеләр. "Тормыш биргән дәрес аша" китабы битләрендә Гөлсинә Галимуллина үз укучыларын аграр көллиятнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыра. Автор чарада китапны язу тарихы турында сөйләде. Очрашу ахырында директор Закирҗан Миннемулла улы авторга, студентларга, китапханәчеләргә  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Җәйге  каникуллар якынлаша.  Димәк укучыларга кабат юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим.  Шул уңайдан,19нчы май көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Дорожный калейдоскоп» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада ЮХИДИ хезмәткәрләре Насыйбуллин И.Д. һәм Ягафарова Г.Н. катнашты.  Танып-белү сәгате “Знай.Помни.Соблюдай” китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланып китте. Илнур Насыйбуллин “Юлларда куркынычсызлык” темасына чыгыш ясады, ә Гүзәл Ягафарова укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Укучылар бердәм, актив булып  светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәделәр, пазллар  җыйдылар. Чара ахырында укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

19 май-Пионерия туган көненә 100 ел. Олы Шыңар авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә пионерия  туган көненә багышланган "Ал җилкәннәр астында" дип исемләнгән концерт үткәрелде. Без бергәләп Пионерия утравына ал җилкәндә сәяхәт кылдык. Ал җилкәннәр романтиканы, хыялны, ачыш эзләүне символлаштыра. Пионерлар оешмасы тарихы да «Яшь пионерлар маршы» ннан башланып китте, безнең чара да бу җыр белән башланды.

Концертта «Пионерская зорька» дигән чакыру радиопрограммалары, балалар өлкәннәр белән бергә башкарган пионер җырлары яңгырады. Кайчандыр пионер булган, пионер балачагы һәм яшьлеге белән булган һәркемгә күңелле хатирә булачак. Очрашуның финал ноктасын булып дәртле пионер җыры астында флешмоб булды.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” - әдәби кичә уздырылды. Язучы белән очрашуда “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр” клубы, авыл китапханәчеләре катнашты. 
Рашат Низамиев үзенең тормышы, иҗади юлы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. 
Чара язучы турында видео фрагментлар күрсәтү белән үрелеп барылды.
Шулай ук кичә барышында Зөлфия Зиннурова башкаруында Рашат Низамиев сүзләренә язылган “Саба чишмәләре” дигән җыр да яңгырады.
Кичә ахырында китапханә исеменнән якташ язучыга истәлекле бүләк тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International