22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия триколоры иң мөһим милли символларның берсе . Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, халкыбызны берләштерә, хәрби һәм хезмәт батырлыкларына илһамландыра, имин киләчәккә ышанычны ныгыта.
Шушы бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә "Безнең Россия триколоры" дигән темага акция булып узды.
19 августта приютыбызның яшь волонтерлары тыл ветераны Родионова Нина апага ярдәм иттеләр. Бу чара "Яхшылык эшлә" көне кысаларында узды. Балалар ветеран йорты территориясен чүп үләннәреннән һәм куаклыклардан чистарттылар.
Балалар башкарган эшләреннән һәм файда китергәннәреннән, ә Нина апа балаларыбызның игътибарыннан һәм ярдәменнән бик канәгать калды.
16 август көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар һәм биюләр булды. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.
Хәрби-һава көчләре хезмәткәрләренең безнең балалар интернат-йортына килүләре бик яхшы һәм җылы традициягә әйләнде.
9 август көнне тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Җәй биш плюс белән» темасына экскурсия үткәрелде.
9 июльдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар үз куллары белән тере чәчәкләрдән панно ясадылар.
4 августта безнең приют Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия "Спас ярминкәсендә"катнашты. Бу фестиваль бөтен Россиядән осталарны бергә җыя! Һәркем үз эшләнмәләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша һәм яңа нәрсәләргә өйрәнә ала. Безнең егетләр үз куллары белән ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар: мунчалалар, бәйләнгән әйберләр, кул эшләре, агачтан сувенирлар, рәсемнәр, калфаклар, бизәнү әйберләре, шоперлар, кулдан чигелгән матур сумкалар алып бардык.
«Тургай» приюты ике диплом белән бүләкләнде. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
3-нче август көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Нуриева Лилия «Татлы карбыз» дигән коррекцион-үсеш дәресе үткәрде.