22 сентябрьдә безнең районда ел саен көзге бәйрәм, Кабак бәйрәме уза. Традиция буенча, безнең приют та Сабада узган бәйрәмдә актив катнашты. Дус коллектив һәм тәрбияләнүчеләр озак вакыт дәвамында күргәзмәгә әзерләнделәр: яфраклардан фотозона, кабактан эшләнмәләр ясадылар, ризыклар пешерделәр.
Бөтендөнья Альцгеймер турында хәбәрдарлык ае-һәр сентябрьдә үткәрелә торган Халыкара акция. Бу акция кысаларында ел саен, 21 сентябрьдә, Бөтендөнья Альцгеймер авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Деменция - хәтер, фикерләү, үз-үзеңне тоту һәм көндәлек гамәлләрне башкару сәләте деградациясе бара торган синдром ул. Бөтендөнья Альцгеймер авыруы ае кысаларында Лесхоз картлар интернат-йортында деменцияне профилактикалау буенча чаралар һәм дәресләр уздырылды.
22 нче сентябрьдә "Россия Кызыл Хаҗ" иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белгече палата санитаркаларының беренче ярдәм күрсәтү буенча квалификациясен күтәрү курсын үткәрде.
Көз-барлык территорияләрдә чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт. 22 нче сентябрьдә безнең интернат-балалар йорты һәм аңа якын территориядә көзге өмә үткәрелде.
22 нче сентябрдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2023» иҗат фестивалендә катнашты.
19 августта «Халыкара өлкәннәр көне» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлары һәм яхшы теләкләр яңгырады.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Ничек теракт корбаны булмаска» дигән темага полиция участок хезмәткәре белән очрашу үткәрелде
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әхмәт хәзрәт белән дини тәрбия дәресләре кысаларында очрашу уздырылды.