ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

“Талантлы балачак” район конкурсы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 май көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуны, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре И. Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар»пьесасы буенча спектакль әзерләделәр. Чара Шекше мәдәният йортында узды.


3
май, 2021 ел
дүшәмбе

2 май көнне мартын авыл клубында Килдебәк авыл мәдәният йорты, Туктар авыл клубы хезмәткәрләре, шулай ук китапханә мөдирләре белән берлектә Ф.Яруллинның "Койрыксыз сандугач"спектакле куелды.

3 май көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуны, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре И. Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар»пьесасы буенча спектакль әзерләделәр. Чара Иләбәр авыл клубында узды.

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Момент ARTa» төбәкара конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Смуглянка»  Бөтенроссия конкурсы  җиңүчеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
май, 2021 ел
якшәмбе

1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенен сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, яңа китап һәм журналлар белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе алды.


1
май, 2021 ел
шимбә

1 май көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Йомырка жыю"йомырка җыю традициясен яңарту максатыннан, иртәдән урамга чыктылар. Иртәнге алтыдан ук өйгә кереп, тәм-томнар җыя башладылар. Йөзләрендәге елмаюлар, күңелдәге шатлык. Балалар бертавыштан хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәр исә аларга күчтәнәчләр тапшырып, аларга изге теләкләрен җиткерде.


30
апрель, 2021 ел
җомга

29 апрель көнне Өтернәс авыл клубында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Җыр белән гомер буйлап...” дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды. Программада авылыбыз үзешчәннәре, Югары Симет, Иске Мичән, Мишәбаш мәдәният йортлары, Иләбәр, Керәнне авыл клублары мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, кызыклы күренешләр урын алды һәм ретро, заманча җырлар башкарылды. Концертның беренче минутларыннан ук тамашачылар һәм җырчылар арасында уңай эмоцияләр урнашып, бәйрәм кәефе һәркемнең йөзендә чагылды.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

29 апрель көнне район мәдәният йортында «Шоколад» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләрнең «Балакаем, йөрәк маем»дип исемләнгән концерт - концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International