Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Смуглянка» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләр.

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

3 май көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган, «Смуглянка» Бөтенроссия инструменталь, вокал, хореография, театр һәм декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе узды. Әлеге конкурса Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию бүлеге укчылары  катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре:

"Хореография" номинациясендә:

"Яшьлек" бию коллективы (егетләр составы) - ГРАН-ПРИ дипломы (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.);

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Альбина Зөфәр кызын  югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International