1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенен сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, яңа китап һәм журналлар белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе алды.