1 май көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Йомырка жыю"йомырка җыю традициясен яңарту максатыннан, иртәдән урамга чыктылар. Иртәнге алтыдан ук өйгә кереп, тәм-томнар җыя башладылар. Йөзләрендәге елмаюлар, күңелдәге шатлык. Балалар бертавыштан хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәр исә аларга күчтәнәчләр тапшырып, аларга изге теләкләрен җиткерде.