13 ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Авылым тарихы эзләреннән” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарада “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының эшчәнлегенә анализ ясалды. Очрашуда катнашучы авылыбызның өлкән мөхтәрәм кешесе, үткән тарихи кызыклы вакыйгаларны газета битләрендә яктырып баручы Шакиров Габделәхәт абый, авыл тарихын барлауга зур өлеш кертүче Багабиев Альберт абый белән Рузилә апа да үз фикерләрен җиткерделәр. Чарада үзәклештерелгән музейлар системасы җитәкчесе Саитова Венера Равил кызы да катнашып берләшмәнең эшен уңай бәяләде, изге теләкләрен җиткерде.
11 һәм 12 ноябрь көннәрендә Лаеш районының Троицкий бистәсендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI республика яшьләр музыка-шигъри фестивале узды .
1990 елның 31 августында Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасының Төп Законын эшләү өчен президент җитәкчелегендә Конституция комиссиясе төзү турында Карар кабул ителә. 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бу төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәр- кешеләрне берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының чагылышын гәүдәләндергән Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап бирә торган мөһим сәяси-хокукый документ. 6 ноябрь республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Әлеге истәлекле көн хөрмәтенә, мәдрәсә музей хезмәткәрләре мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендщге лицееның 5нче сыйныф укучылары булып китте. Алар өчен Лесхоз бистәсенең туристик маршруты буенча экскурсия үткәрелде, ә чараның кульминациясе булып матрешка һәм солдат буявы буенча мастер - класс булып үтте.
Бүген, 2022 елның 9 ноябрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлегендә 1 нче сыйныф укучылары һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән “Прикладная композиция” фәне буенча “Татар халык орнаменты мотивлары буенча аппликация” темасына ачык дәрес үтте.
7 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан “Кызыма килер йөз кеше” спектакле куелды.
28 октябрьдә район мәдәният йортында “Мизгел” театр коллективы куелышындагы “Ялгыз каен күзе” спектаклен чираттагы мәртәбә күрсәтү булды. Бу кичне зал тамашачылар белән тулы иде, бу аларның театр язмышына битараф түгеллеген һәм коллетив эшенә югары бәя бирүен ачык күрсәтә. Тамашачылар аягүрә басып артистларга кул чапты.
2022 елның 26 октябрендә, конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды, анда “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бүләкләнде. Укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы.
21-22 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Дәрәҗәле халыкара конференциядә катнашучылар өчен «Гаилә паркы» буенча җәяүле экскурсия үткәрелде. Кунаклар шулай ук Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазы укыдылар. "Ямьле Саба" яр буенда аларны мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. Кунаклар һәр чишмәнең килеп чыгу тарихы, ул чишмәләр белән бәйле матур гореф-гадәтләребез, үзебезнең җирлектә үсүче дару үләннәре белән таныштылар. Районыбызда гына түгел, республикабызда киң яңгыраш тапкан "Саф сулы ямьле Саба" проектының бер өлеше булган әлеге чарадан кунаклар бик канәгать калды. Конференциянең икенче өлеше Саба аграр көллиятендә дәвам итте.
Мичәнбаш авыл клубы Шәмәрдән китапханәләре белән берлектә «Яраткан укытучы» дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Һәр бала үзләре ясаган открыткаларга дизайн уйлап табып, чәчәкләрен билгеле бер тәртиптә урнаштырып, яфракларын бер - берсенә туры китереп ябыштырдылар. Аннан соң һәр укучы яраткан укытучысына адресланган котлау язмасы уйлап таптылар, төсле атрибутлар белән бизәделәр. Чара ахырында балалар икенче көнне үзләренең яраткан укытучыларына котлау открыткалары тәкъдим итәчәкләрен сөйләделәр.