Минем илем- Россия

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе – илнең төп норматив хокукый акты. Ул 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Конституция Яңа Дәүләт төзелешен билгели.  Ил башына – Президентка – кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау, Россия Федерациясенең суверенитетын, бәйсезлеген һәм дәүләт бөтенлеген саклау, дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бурычлары йөкләнде. Россия Федерациясе Конституциясе иң югары юридик көчкә ия, ул илнең бөтен территориясендә кулланыла. Кабул ителгән хокукый актлар Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре бу көн уңаеннан, “Минем илем- Россия”- дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International