Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Узып баручы елның соңгы көннәрендә барлык нәтиҗәләрне чыгарырга, яңа планнар һәм идеяләр белән яңа бәхетле һәм уңышлы елга атларга кирәк. Иске елның хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыруы мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы да узып баручы елны матур итеп төгәлләргә уйлады.

         2022 елның 21 декабрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты һәм ата-аналар җыелышы узды. Чараны  мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы ачып җибәрде, 2022 нче  елының нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Традиция буенча җыелыш укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән  концерт белән дәвам итте.

Кич буе балалар узләренең чыгышлары белән барлык тамашачыларны, ә иң мөһиме, әти-әниләрен сөендерделәр. Кечкенә артистларның һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Балалар сәнгать мәктәбе фойесында рәсем  бүлеге укучыларының эшләреннән төзелгән киңәйтелгән күргәзмә оештырылган иде, анда төрле техникаларда башкарылган иң яхшы эшләр тәкъдим ителде. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч музыка дөньясы белән очрашты, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумды.

Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларының осталыгын, талантлы укучыларның сәләтен тагын бер кат раслады.

Яңа 2023 нче елда балалар сәнгать мәктәбен яңа үрләр һәм җиңүләр көтсен, ә яшь музыкантлар барысын да кабатланмас башкарулары белән сөендерсен дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International