Шәфкатьле булыйк

2022 елның 11 декабре, якшәмбе

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан Саба үзәкләштерелгән музейлар системасында да күп чаралар булып узды. Аерым игътибарга мохтаҗ булган шәхесләр белән музей экспозицияләре буенча экскурсияләр үткәрелде, шулай ук агач эшләнмәләренә бизәк төшерү буенча мастер-класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International