ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа ел – ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр. 8 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре "Раштуаның тылсымлы мизгелләре" дип аталган балалар чыршысы үткәрделәр. Яктыра торган төрле-төрле гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.Тамаша геройлары балаларны әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәли җырлар һәм биюләр белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта үткәрелүче чараларда, конкурсларда актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке яңа ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк - балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.


8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Саба районы кунаклары һәм халкы өчен бәйрәм көннәрендә туристик маршрутлар буенча экскурсияләр оештырылды. Чарада катнашучылар районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында күп  кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар.Төрле оешмалар тарафыннан кардан ясалган сыннарны карадылар, тау шудылар. Шулай ук программага "Таң"кафесында төшке аш та кертелгән иде, тәмле ризыклардан авыз иткәч, “Ямьле Саба”яр буенда кышкы табигатьне күзәттеләр. Соңыннан үзәк чыршы янында Яңа ел тамашасында катнаштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Шулай ук Саба районы музейларында булдылар, күп төрле экспонатларны күрделәр. Көн бик кызыклы, файдалы үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. 

Тэги: отдел культуры

5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 гыйнварда район китапханәсендә күренекле  Халык шагыйре Илдар  Юзеевның 90 еллык юбилее уңаеннан “Кыр казлары артыннан”китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Илдар Юзеев иҗат юлын  журналистика өлкәсендә башлый. 1954-1966 елларда ул " Ялкын» балалар журналының җаваплы секретаре ; 1966-1967 елларда «Чаян» журналының әдәби хезмәткәре, 1967-1971 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшли. И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы.  Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5нче гыйнвар көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы  үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәме ялларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Яшь тарихчылар» клубына йорүчеләр өчен «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Укучыларда күңелле Яңа ел хисе уяту уңаеннан, балаларга төрле төсле кәгазьләрдән Яңа ел уенчыгы ясау ысуллары күрсәтелде һәм бу эштә алар бик теләп катнаштылар. Шулай ук чара вакытында укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында да сөйләнелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел бәйрәме ялларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Яшь тарихчылар» клубына йорүчеләр өчен «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Укучыларда күңелле Яңа ел хисе уяту уңаеннан, балаларга төрле төсле кәгазьләрдән Яңа ел уенчыгы ясау ысуллары күрсәтелде һәм бу эштә алар бик теләп катнаштылар. Шулай ук чара вакытында укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында да сөйләнелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.​ Ул һәркайсыбызның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Мондый серле һәм бай тарихлы бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен.​

​ ​ ​ 3 гыйнвар көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, күңелле стартлар, төрле конкурслар үткәрелде.

​ Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган​ шигырьләр тыңладылар, бәйрәм рухы тудырдылар. Килгән кунакларга район үзәк китапханәсе директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур котлауларын җиткерде, шулай ук 2022 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы китап укучыларга дипломнар тапшырды:

1 урын Гыйләҗев Әбүзәр

2 урын Рәхимова Гөлсинә

3 урын Нурисламов Фәнис

​ Барлык катнашучылар бәйрәмнән​ күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2нче гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсе Үзәк китапханә белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Чыршы бәйрәме үткәрде. Чара районның төрле авылларыннан ​ 400гә якын​ “Әдәби алан” проектында катнашучылар парады белән башланып китте. Яңа ел бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Шулай ук ​ “Китап - иң яхшы дус” конкурсында катнашучылар да бүләкләнде . Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар белән үрелеп барды. ​ Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
декабрь, 2022 ел
җомга

30 декабрьдә район мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме, ягъни район халкы һәм кунаклары өчен яңа ел тамашасы булды. Чара ахырында традиция буенча лотерея билетлары уйнатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International