Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Ул һәркайсыбызның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Мондый серле һәм бай тарихлы бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен.
3 гыйнвар көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Кунаклар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, күңелле стартлар, төрле конкурслар үткәрелде.
Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга багышланган шигырьләр тыңладылар, бәйрәм рухы тудырдылар. Килгән кунакларга район үзәк китапханәсе директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур котлауларын җиткерде, шулай ук 2022 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы китап укучыларга дипломнар тапшырды:
1 урын Гыйләҗев Әбүзәр
2 урын Рәхимова Гөлсинә
3 урын Нурисламов Фәнис
Барлык катнашучылар бәйрәмнән күтәренке кәеф алдылар.