Яңа ел – ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр. 8 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре "Раштуаның тылсымлы мизгелләре" дип аталган балалар чыршысы үткәрделәр. Яктыра торган төрле-төрле гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.Тамаша геройлары балаларны әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәли җырлар һәм биюләр белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта үткәрелүче чараларда, конкурсларда актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке яңа ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк - балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.